Ходай, исәнлек бир Син безгә

20.11.2018 / Первый альбом 2006 год / Просмотров: 186

Данная песня исполняется вокальной группой "Якты юл" на татарском языке. Запись песни производилась в 2006 году. Песня начинается со слов "Человеку жизнь дана..." (в переводе на русский с татарского).


Текст песни ниже:

"Ходай, исәнлек бир Син безгә"

1

Кешегә гомерләр бирелгән,
Мең түгел, бары тик бер генә.
Бик азга килгәнбез бу җиргә,
Дөрес юл күрсәт Син гел генә.

Син безне ташлама мәңгегә, мәңгегә
Бу ачы язмышлар кулына.
Ташлама беркайчан, беркайда, беркемгә
И Ходаем мәхәббәт бир безгә.   /2

2

Тиз үтә бу тормыш юллары,
Ә алда- мәңгелек дөньясы,
Гонаһлар кылмыйк без, туганнар,
Бер Ходай каршына барасы.

Син безне ташлама мәңгегә, мәңгегә
Ышаныч һәм иман бир безгә,
Кичер Син без кылган күп яман эшләрне,
И Ходаем, тәүфик бир Син безгә!   /2

Thank for sharing!