Дан җырлыймын - (Якты юл)

20.11.2018 / Первый альбом 2006 год / 26 hits

Данная песня исполняется вокальной группой "Якты юл" на татарском языке. Запись песни производилась в 2006 году. Песня начинается со слов "Великий мой Бог, Иисус, Святой Дух..." (в переводе на русский с татарского).


Полный текст песни ниже:

 

Дан җырлыймын

1

Бөек Аллам, Гайсәм, Изге рухым,
Исемеңне Синең зурлыймын
Рәхмәт әйтеп Сиңа барсы өчен
Сиңа мәңгелек дан җырлыймын.

И сөекле, и кадерле Аллам,
Рәхмәт Стңа барлыгың өчен
Синең генә бар җиһанга җитә
Мәхәббәтең шәфькәтен көчен

2

Син- гүзәллек , Син- сөюнең Үзе,
Күңелләргә шатлык бирүче,
Җаныбызга тынгы, йөрәкләргә
Сүнмәс бер нур булып керүче.

Синең белән миңа шундый рәхәт,
Һәрчак тоям мәхәббәтеңне.
Авыр чакта Син ярдәмче миңа
Кызганмыйсың мәрхәмәтеңне.

3

Кыенлыклар куркынычлар килсә
Сыенам мин Синең куенга,
Һәм килгәндә шатлык сөенечләр
Син буласың минем уемда.

И шәфкәтле,изгелекле Атам,
Син Яклаучым да , Саклаучым да,
Бердән- берем, таянычым минем
Син булмасаң, нишләр идем мин?

Thank for sharing!